“Алмагачы чәчәк ата майның унбишләрендә…”
(Халык җырыннан) 🍎🍎🍎
Халык җырга салган сүзләр
Туры килми бу чакта:
Алмагачлар 🍎чәчәк 🌺түгел,
Ярмый хәтта яфрак та☘.
Кояш 🌞саран, көн болытлы☁🌥
Күңелсез, салкын һава🌬🌬.
Зәһәр җил йөри урамда,
Кар ❄❄катыш яңгыр ява.
Мондый көндә моңсулыктан
Күңел сагышка тула .
Салкын яңгырга🌧🌧 кушылып
Хет бер утырып ела … 😢
Булмаса йокларга ятыйм,
Ябынып өсләремә. ”Былбыл булып, гөлгә кунып🌺
Керерсеңме төшләремә?” 😊
Напишите ответ или комментарий